«Автостат» мәгълүматларына караганда, кулланышта булганнары арасында, гадәттәгечә, үзебезнең Lada машинасын (149,2 мең) иң күп сатып алганнар.
Аннан соң исемлектә Япониядә җитештерелгән Toyota (66,2 мең), Көньяк Кореянең KIA (39,6 мең) һәм Hyundai (37,4 мең), Япониянең Nissan (28,7 мең) машиналары килә. Алар барысы да узган елның шушы ук чорындагыга караганда күбрәк сатылган.
Тулаем алганда, быел гыйнвар–октябрь айларында кулланышта булган җиңел автомобильләрне 2024 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда 1,7 процентка артыграк (барлыгы 5,07 миллион машина) сатып алганнар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез