Газетага язылу

Россиядә ислам банкингын даими гамәлдә булган механизм итәргә телиләр

Россиядә партнерлык финанславын эксперименталь режимнан чыгарырга һәм даими нигездә беркетергә мөмкиннәр. Вариантлар буенча хәзер фикер алышу бара, дип хәбәр итте «Известия»гә Үзәк банк рәисе урынбасары Алексей Гузнов. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Карала торган вариантларның берсе – эксперимент турындагы гамәлдәге законны сроксыз итү. Шул ук вакытта Үзәк банкта башка алымны перспективалырак дип саныйлар: банкларның һәм микрофинанс оешмаларының иң кирәкле продуктларын аерып алу һәм гамәлдәге финанс законнары кысаларында аларның эшләү кагыйдәләрен билгеләү.

Мондый механизм партнерлык финанславының аерым инструментлары үзенчәлекләрен исәпкә алырга һәм бер үк вакытта финанс базарын җайга салуның бердәм принципларын сакларга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр иткәннәр басмага Үзәк банк матбугат хезмәтендә.

Даими җайга салу моделе турында фикер алышуны якын арада төгәлләргә планлаштыралар. Сайлаганнан соң тиешле закон проектын эшләргә кирәк булачак, дип билгеләгән Гузнов.

Ислам банкингы инструментларын үз эченә алган партнерлык финанславы буенча эксперимент хәзер Татарстанда, Башкортстанда, Чечняда һәм Дагыстанда үткәрелә. Шул ук вакытта хезмәтләр бөтен Россия буенча клиентларга күрсәтелә ала: катнашучы регионнарның берсендә эксперимент кысаларында эшләүче оешма теркәлергә тиеш.

Ак Барс Банкның ислам банкингы үзәге директоры Искәндәр Исхаков сүзләренчә, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә мондый продуктларга сизелерлек кызыксыну күзәтелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре