Бу хакта Омниканаль ваклап сату компанияләре ассоциациясе (АКОРТ) рәисе Станислав Богданов белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Богданов сүзләренчә, карбыз белән кавынның бәясе һәм ассортименты сезонга, өлгерү вакытына һәм яңа уңышның килүенә бәйле. Июль уртасыннан эре сәүдә челтәрләрендә карбыз ассортименты 70 процентка диярлек, ә кавын – 80 процентка арткан.
Кибет форматына карап, сатып алучыларга өчтән алып 11 төргә кадәр карбыз һәм икедән алып унга кадәр төрдәге кавын тәкъдим итәләр.
Кибетләрдә тәкъдим ителгән карбызларның төп өлешен үзебездә җитештерелгән продукция, аңа эре сәүдә челтәрләре ассортиментының 80 процентка якыны туры килә. Россиядә үстерелгән кавыннар өлеше тәкъдимнең яртысын тәшкил итә.
Карбызны шулай ук Азәрбайҗан, Иран һәм Ливаннан китерәләр. Кавыннарны Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Коста-Рикадан, Эквадордан һәм Испаниядән импортлыйлар. Төркия һәм Бразилиядән карбыз да, кавын да китерелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез