Гражданнарга гариза бирергә яки өстәмә мәгълүматлар тәкъдим итәргә кирәкми, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына Президент академиясенең Халыкның финанс грамоталылыгын күтәрү федераль методик үзәген эксперты Екатерина Медякова. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Хәзер россиялеләр пенсия яшенә җиткәч «Дәүләт хезмәтләре» порталында картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү мөмкинлеге турында белдерү ала. Әмма карар гражданин электрон ризалык җибәргәннән соң гына кабул ителә.
Вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокукы булганнарга Россия Социаль фонды бүлегенә гариза белән мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Медякова сүзләренчә, федераль закон проекты нигезендә, 2027 елның 1 гыйнварыннан Социаль фонд пенсияләрне автомат рәвештә билгели башлый. Моның өчен фондның мәгълүмат системаларында булган белешмәләр кулланылачак.
Яңа тәртип гомуми нигезләрдә пенсиягә чыгучы россиялеләргә кагыла. 2027 елда алар 60 яшьлек хатын-кызлар һәм 65 яшьлек ир-атлар булачак.
Автоматик рәвештә билгеләү шулай ук вакытыннан алда иминият пенсиясе алу хокукына ия булган гражданнарның кайбер категорияләренә дә кагылачак. Аерым алганда, сүз күп балалы әниләр һәм инвалид балаларның ата-аналары турында бара.
Медякова сүзләренчә, яңа тәртип буенча гражданнарга пенсия билгеләү өчен Социаль фондка шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячак. Шул ук вакытта, ул үзеңнең пенсия тарихы турындагы мбелешмәләрне алдан ук тикшерергә киңәш итте, чөнки пенсия күләме нәкъ менә мәгълүмат системаларында булган мәгълүматлар нигезендә исәпләнәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез