Газетага язылу

Россиядә картлык буенча уртача пенсия арткан

2026 елның 1 апрель мәгълүматлары буенча, Россиядә картлык буенча уртача пенсия аена 27,2 мең сумнан артып киткән. Бу хакта Россия Социаль фонды мәгълүматларына таянып, «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә. Бер ел эчендә түләү якынча 2 мең сумга арткан.

Ведомство мәгълүматларына караганда, эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарның картлык буенча пенсиясе 27 218,9 сум тәшкил иткән. 2025 елның шул ук чорында пенсионерлар 25 071,87 сум алган.

Эшләүче пенсионерлар картлык буенча уртача 24 877,18 сум, ә эшләмәүчеләр 27 853,57 сум күләмендә пенсия ала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре