Россиядә коронавирус белән авыручылар саны декабрьгә кадәр артачак дип фаразлыйлар

Йогышлы авырулар табибы Тимаков сүзләренчә, Россиядә коронавирус дулкыны 5-6 ай дәвам итәчәк, үсеш декабрьгә кадәр булачак.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, коронавирус белән авыручылар саны декабрь урталарына яки ахырына кадәр дәвам итәчәк. «Гомумән коронавирус белән авыручыларның саны арту 5-6 ай дәвам итәчәк», — ди йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков.

Җомга көнне оперштаб хәбәр иткәнчә, Россиядә 19 июльдән коронавирус белән авыручыларның 24 522 очрагы теркәлгән. Ил буенча пандемия башланганнан бирле барлыгы 7,5 миллион очрак билгеле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре