Хөкүмәт раслаган чаралар планы нигезендә Россиядә интернетта потенциаль куркыныч тудыручы контенттан файдалану мөмкинлеген ирекле чикләү механизмы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта документ белән танышкан ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Механизм кулланучыларга куркыныч тудырырга мөмкин булган, ләкин шул ук вакытта гамәлдәге чикләүләргә эләкмәгән мәгълүматка кагыла. Инициативаны әзерләүдә Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор), Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм башка ведомстволар катнашачак.
Бурычны үтәү срогы – 2027 елның өченче кварталы. Эш нәтиҗәләре буенча профиль ведомстволар Хөкүмәткә үз тәкъдимнәрен җиткерергә тиеш булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез