Россиядә мохтаҗлар реестры булдырыла

Быел илдә мохтаҗлар реестры булдырылачак. Проект киләсе елның башыннан гамәлгә ашырыла башларга тиеш. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова әйтүенчә, бу катлаулы бурычны хәл итү берникадәр кичектерелгән. Реестрны эшләтеп җибәрү өчен башка институтлар булдыру кирәк булган чөнки.

Голикова сүзләренә караганда, мондый исемлек чын мәгънәсендә мохтаҗ кешеләрне билгеләү, шулай ук мәгълүматларны Росстат күрсәткечләре белән чагыштыру мөмкинлеге бирәчәк.
Вице-премьер искәртеп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә 35 миллион кешегә 31 социаль ярдәм чарасы күрсәтелеп килә. Быел шуңа тагын 11 чара өстәләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре