Россиядә ОРВИ белән авыручылар саны узган атна белән чагыштырганда 63,8 процентка арткан. Моннан тыш, COVID‑19 белән авыруның 15 меңнән артык яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
«Мондый динамика – елның бу чорына хас күренеш. Бу отпуск яллары тәмамлану һәм балалар җыелган коллективлар формалашу белән бәйле», – дип аңлаттылар ведомствода.
Шулай ук Гриппка каршы вакцинация үткәрү бөтенроссия кампаниясе кысаларында 10 миллионнан артык кеше вакцинация узган, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорда.
«COVID‑19 белән авыручылар саны арту дәвам итә, ләкин авыру очраклары саны түбән дәрәҗәдә кала – 37нче атнада илдә авыруның 15 меңнән артык очрагы теркәлгән», – дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез