Газетага язылу

Россиядә өстәмә эш лимитын елына 2 тапкыр арттырырга мөмкиннәр

Россиядә рөхсәт ителгән өстәмә эш вакытын елына 120 сәгатьтән 240 сәгатькә кадәр арттырырга мөмкиннәр. Мондый үзгәреш 2026 елның апреленә планлаштырыла, дип хәбәр ителә РФ Хөкүмәте раслаган бизнесны алып баруның милли моделенә кагылышлы юл картасында. Бу хакта ТАССка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Документта әйтелгәнчә, яңалыкның көтелгән нәтиҗәсе – еллык өстәмә эш нормасын 240 сәгатькә кадәр арттыру, кадрлар дефицитын киметү. РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү ниятләнә.

Монда сүз «хезмәткәр ризалыгы белән һәм мондый эшчәнлек өчен арттырылган түләү шартларында» нормадан тыш эшләү турында бара.

Хезмәт кодексының хәзерге редакциясендә өстәмә эш чиге ике көн рәттән 4 сәгать итеп билгеләнгән, әмма ел дәвамында 120 сәгатьтән дә артмаска тиеш. Өстәмә хезмәт өчен түләү: тәүлекнең беренче ике сәгате – бер ярым күләмдә, ә аннан соңгы сәгатьләр – икеләтә түләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре