Яңа гаскәрләр башлыгы урынбасары Сергей Иштуганов “Комсомольская правда” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Өстәвенә озакламый мондый гаскәрләренең вузлары да пәйда булырга мөмкин икән.
“Россия Кораллы көчләрендә пилотсыз системалар гаскәрләре булдырылды. Яңа төр гаскәрнең структурасы, җитәкчесе билгеләнде, барлык дәрәҗәләрдә хәрби идарә органнары оештырылды. Яңа гаскәрләрнең хәрби эшчәнлеге башка гаскәрләр белән берлектә, бердәм план буенча алып барыла”, – дип билгеләп үткән Иштуганов.
Полковник әйтүенчә, хәзерге вакытта әлеге гаскәрләр өчен белгечләрне Оборона министрлыгы вузлары, “тыныч” белгечләр әзерләүче вузлар каршындагы хәрби-уку-укыту үзәкләре, иҗтимагый оешмалар, пилотсыз системалар җитештерүче предприятиеләр әзерли.
Исегезгә төшерәбез: пилотсыз системаларны аерым бер гаскәр төренә берләштерү турында узган елның ноябрендә Президент Владимир Путин сөйләгән иде. Быел исә ул барлык пилотсыз очкычларны бердәм разведка комплексына кертергә өндәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез