Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Елена Фастова әйтүенчә, бүген илдә шикәр куллану нормадан күп тапкыр артыграк дәрәҗәдә. Акциз кертү узган ел татлы-баллы эчемлекләрне җитештерү күләмен 5 процентка киметү мөмкинлеге биргән. Шикәрле эчемлекләргә акциз 2023 елда кертелде. Хәзерге вакытта аның күләме 1 литр эчемлеккә 11 сум тәшкил итә.
Моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко билгеләп үткәнчә, Россиядә яшәүчеләр шикәрне – тиешледән 4 тапкыр, ә тозны 2,5 тапкыр чамасы күбрәк куллана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез