Газетага язылу

Россиядә SMS аша мошенниклар турында кисәтәчәкләр

Россиядә телефон мошенникларыннан яңа саклану чарасы барлыкка килергә мөмкин. Гражданнарга җинаятьче белән сөйләшү вакытында махсус SMS-кисәтүләр килә башларга мөмкин.

Бу хакта ТАССка биргән интервьюсында сенатор Артем Шейкин белдерде. Ул ачыклык керткәнчә, бу идея турында киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш өчен законнарның икенче пакетын әзерләү кысаларында фикер алышалар.

Әгәр инициативаны гамәлгә ашырсалар, кешеләр шикле шалтырату вакытында ук чыбыкның икенче очында, мөгаен, мошенник булуы турында рәсми хәбәр ала алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре