Россиядә социаль пенсияләргә бәйле түләүләр 14,8 процентка артачак

Россиядә социаль пенсияләр күләменә бәйле түләүләр 2026 елда 14,8 процентка индексацияләнәчәк. Федераль бюджет проекты материалларында шулай диелүе хакында яза ТАСС.

«Узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеш темпына 2026 елда 1 апрельдән - 14,8, 2027 елда - 6,8 һәм 2028 елда 4 процентка социаль пенсияләр күләменә бәйле түләүләр индексацияләнәчәк», – диелә документта.

Шул ук вакытта, социаль пенсияләрне инфляция дәрәҗәсе нигезендә 2026 елның 1 апреленнән 6,8 процентка арттыру күздә тотыла. Нәтиҗәдә, киләсе елда социаль пенсияләрнең уртача күләме 16 590 сум тәшкил итәчәк.

Кайбер категория гражданнарның пенсия түләүләре социаль пенсияләр күләменә бәйле. Алар - хәрби хезмәткә чакырылучылар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, очучы-сынаучылар, техноген һәм радиация һәлакәтләрендә зыян күргән гражданнар. Инвалидлык буенча дәүләт пенсияләренең күләме дә социаль пенсиягә бәйле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре