Аның сүзләренчә, телдән оештырыла торган формат студентларның реаль белемнәрен һәм компетенцияләрен объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге теманы белем бирү процессында ясалма фәһемне куллану һәм чыгарылыш эшләрен бәяләүгә багышланган түгәрәк өстәлдә карадылар.
«Ничек кенә сәер тоелмасын, без ясалма интеллект ярдәмендә башлангыч чорга, югары белем нигезләренә кайтабыз. Мин телдән бәяләүне һәм коммуникацияләрне күздә тотам. Бернинди система да студентны укытучы сорауларына болай гына әзерләмәячәк – бу барыбер сизелә», – диде Фальков.
Элегрәк министр билгеләп үткәнчә, якындагы елларда югары уку йортларына алар өчен ясалма интеллект кечкенәдән үк гадәти инструмент булган студентлар киләчәк. Бу, аның сүзләренчә, белем бирү һәм белемнәрне бәяләү алымнарын даими рәвештә яңадан карап чыгуны таләп итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез