Элегрәк Ростов өлкәсенең транспорт министры Алена Беликова төбәктә 2026 һәм 2027 елларда транспорт салымы ставкасын этаплап арттыруны карарга планлаштыруларын әйткән иде. Ул билгеләп үткәнчә, транспорт чараларының күп категорияләре өчен салым ставкалары төбәктә 2008 елдан бирле яңадан каралмаган.
«Транспорт салымын җитди арттырачаклар. Минем уйлавымча, салым, ким дигәндә, ике тапкырга артачак. Әгәр хәзер зур күләмле двигательле машина өчен 30-40 мең сум түләсәләр, арттырылганнан соң 100 мең сум түләячәкләр», – ди агентлык әңгәмәдәше.
Ул шулай ук транспорт салымын арттыру Россиянең барлык төбәкләренә дә кагылачак, дип саный.
«Транспорт салымы – ул керем, җир салымы кебек үк салым. Һәм Россиядә башка салымнарны күтәргәнгә күрә, бу планда транспорт салымын арттыру – тулысынча закончалыклы әйбер», - дип йомгаклады Субботин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез