Газетага язылу

Россиядә укытучы таныклыгы барлыкка киләчәк

Россиядә укытучы таныклыгы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» яза.

«Министрлык тарафыннан өч федераль закон проекты һәм укытучы таныклыгы турында Хөкүмәт Карары проекты әзерләнгән», – диде Кравцов сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары форумнарын ачуда.

Россия Президенты Владимир Путин элегрәк һөнәрнең абруен күтәрү һәм уңайлы эш шартлары тудыру өчен укытучыларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары турындагы указга кул куйган иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре