Газетага язылу

Россиядә уртача пенсия 4,5 мең сумга арткан

Эшләүче һәм эшләмәүче россиялеләрнең пенсиясенең уртача күләме ике ел эчендә 4,5 мең сумга диярлек арткан.

Бу хакта Россиянең Социаль фонды мәгълүматларыннан күренә, дип яза РИА Новости.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Россиядә гражданнарның уртача пенсиясе ике ел эчендә 4 440 сумга арткан. 1 июньгә эшләүче һәм эшләмәүче россиялеләрнең уртача пенсия күләме 25 402 сум тәшкил итте. 2024 елның шул ук чорында пенсионерлар уртача 20 962 сум алган.

Пенсиянең иң югары уртача күләме июньдә Чукотка автоном округында теркәлгән,  анда пенсия 42 270 сумга җиткән.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре