Россиядә пенсиянең уртача күләме 1 июльгә аена 23 456 сум тәшкил иткән. Мондый мәгълүматларны РФ Социаль фонды китерә, дип хәбәр итә РИА Новости.
Ел башыннан пенсия 281 сумга арткан. Шул ук вакытта эшләүче пенсионерларга түләүләр эшләмәүчеләргә караганда түбәнрәк кала. Әйтик, аларның уртача пенсиясе 21 115 сум тәшкил итә, ә эшләмәүчеләрнең – 24 мең сумга якын.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез