Россиягә һөҗүм итүнең котчыкмалы нәтиҗәләргә китерә алуын искәрткәннәр

Вашингтон төптән уйланылмаган карарлары аркасында Мәскәүдән нинди җавап алачагын аңлап бетерми. Россия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков АКШ Президенты Джо Байден администрациясе карарын (Ак йорт Украинага Россиянең чик буе төбәкләренә Көнбатыш коралы белән һөҗүм итәргә рөхсәт биргән) шулай дип аңлатып үткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Америка хатасының котчыкмалы нәтиҗәләргә китерә алуын кисәтеп үтәсем килә. Алар ни сәбәпледер ихтимал җавабыбызның җитдилеген аңлап бетерми. Россия Президенты бу хакта инде берничә тапкыр сөйләп үтте югыйсә”, – дигән Рябков журналистларга.

Дипломат Россия Президенты Владимир Путинның сүзләрен искә төшергән. Россия башлыгы Ташкентта сөйләшүләр йомгаклары буенча матбугат конференциясе барышында бу хакта тәфсилләп сөйләп үткән иде. Рябков әйтүенчә, Президент бик зур кисәтү ясады, һәм аңа максималь дәрәҗәдә җитди карарга кирәк.
“Мин мондый әһелләрне, ә аларга нәрсә булса да бер, билгеле бер вакытларын ниндидер видеоуеннарга түгел, бәлки Путин әйткәннәрне өйрәнергә чакырыр идем”, – дип билгеләп үткән министр урынбасары.

Исегезгә төшерәбез: узган атнада Владимир Путин, НАТО илләре, аеруча Европа илләре, нәрсә белән уйнауларын белеп торырга тиеш, дип белдергән иде. “Алар шуны истә тотарга тиеш: гадәттә, халык саны зур булган кечкенә генә территорияле дәүләтләр бу. Россия территориясенә һөҗүм иткәнче, алар шуны күздә тотарга тиеш”, – дип билгеләп үткән Президент.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре