Газетага язылу

Россиягә Якын Көнчыгыш илләреннән бер атнада 45 меңнән артык пассажир кайтарылган

Узган атнада Россиягә Якын Көнчыгыш илләреннән 219 рейс белән 45 меңнән артык пассажир кайтарылган.

Бу турыда РФ Транспорт министрлыгы хәбәр итә.

Якын арада ведомство тагын 33 рейс белән 7,5 меңнән артык кешене кайтарырга планлаштыра. Россия һәм чит ил авиакомпанияләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 31, Катар һәм Оманнан берәр рейс башкарыр дип көтелә.

«Очышлар Россия Транспорт министрлыгы һәм аның карамагындагы Росавиация ярдәмендә башкарыла», - диелә ведомство хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре