Россиягә Олимпиада "Катюша"ны милли гимн урынына куллануга рөхсәт бирмәделәр

Спорт арбитраж суды Россия Олимпия комитетының (ОКР) РФ гимны урынына Олимпия уеннарында "Катюша" җырын куллануга соравын кире какты. Бу хакта CAS җавабына сылтама белән Inside the Games порталы яза.

"CAS комиссиясе "Россия белән бәйле теләсә нинди гимн" ил белән бәйле яки аның белән ассоциация булган теләсә нинди җырга кагыла, шул исәптән "Катюша"га да, - диелә гаризада.

Исегезгә төшерәбез, ВАДА санкцияләренә бәйле рәвештә Россия спортчылары үз флагы астында чыгыш ясый һәм Россия гимнын Олимпиадаларда һәм дөнья чемпионатларында куллана алмыйлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре