РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза үткәрү комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров билгеләп үткәнчә, РФ Хезмәт кодексының 113 маддәсе нигезендә, эш бирүчеләр билгеле бер категория хезмәткәрләрне генә бәйрәмнәрдә эшкә җәлеп итә ала. Бу, мәсәлән, кичектергесез эшләр белән шөгыльләнүчеләр булырга мөмкин. Әмма аларны да килешүдә язылган кагыйдәләр нигезендә генә эшкә чакыртырга ярый. Бәйрәм көннәрендә йөкле хатын-кызларны, балигъ булмаган балаларны һәм башка ташламалы категория вәкилләрен эшкә җәлеп итәргә рөхсәт ителми. Бу затлар иҗади һөнәр ияләре булгаң очраклар гына искәрмә булып тора.
Шулай ук Машаров искәрткәнчә, эш бирүчеләргә бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү һәм хезмәт хакы түләү кагыйдәләрен бозган өчен штраф яный. Оешмалар кагыйдәләрне беренче тапкыр бозган очракта 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, кабат бозган очракта 70 мең сумга кадәр штраф түләячәк. Икенче очракта җитәкчене 1-3 елга дисквалификацияләргә дә мөмкиннәр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез