Россиялеләргә күпфатирлы йортларның уртак балконнарында тәмәке тарткан өчен штраф яный

Россиялеләргә күпфатирлы йортларның уртак балконнарында тәмәке тарткан өчен 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф яный. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, гамәлдәге закон уртак файдалану урыннарында, шул исәптән подъезд балконнарында тәмәке тартуны тыя. Әмма практикада йортларда яшәүчеләр еш кына бу тыюны боза, балконнарда көл савытлары куя һәм тәмәке тарта.

«Күпфатирлы йортларда уртак балконда тәмәке тарту хокук бозу булып санала, моның өчен 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф белән яный», – дип ассызыклады Колунов.

Депутат шулай ук гамәлдәге нормалар лифтларда, баскыч мәйданчыкларында һәм торак йортларның подъездларында тәмәке тартуны тыя, дип искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре