Газетага язылу

Россиялеләргә мошенниклар алган кредитлар булу-булмавын тикшерү ысулы турында аңлаттылар

Адвокат Дмитрий Пашин Россия халкына мошенниклар алган займнар мәсьәләсенә кредит тарихлары бюросында (БКИ) үз мәгълүматларын тикшерергә киңәш итте. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Һәр кешенең кредит тарихы махсус оешмаларда саклана, алар кредит тарихлары бюросы дип атала. Алар гражданнарның һәм оешмаларның кредит тарихлары турында мәгълүматлары булдыра, эшкәртә, саклый һәм тәкъдим итә», – дип сөйләде белгеч.

Гражданин үзенең кредит тарихы саклау урыны турында «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки Үзәк Банк сайты ярдәмендә кредит тарихларының Үзәк каталогына (ЦККИ) запрос җибәреп белә ала, дигән Пашин.

Бюро турында мәгълүмат алгач, БКИ сайтында теркәлергә һәм кредит тарихы турында запрос җибәрергә кирәк, диде адвокат.

Белгеч сүзләренчә, аннан мәгълүматларны бушлай елына ике тапкыр гына алып була, аннан соңгы запрослар бер хисап өчен якынча 500 сум тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре