Россиялеләрне ишек янында калдырылган чүп өчен штраф булырга мөмкин дип кисәтәләр

Бу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләреннән килә.

Күпфатирлы йортта яшәүче шуны истә тотарга тиеш: ишек янында калган чүп-чар өчен штраф килергә мөмкин. Бу хакта Ауропа юридик хезмәте юристы Валентин Лупу белдерде, дип яза «Газета.ру».

Белгеч аңлатып узганча, бу мәсьәләдә барысы да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән бәйле. Билгеләнгән нормалар буенча, баскыч мәйданчыкларында һәм чыгу урыннарында әйберләрне, җиһазларны саклау тыела.

Штраф суммасы 5-15 мең сум булырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре