Россиялеләрне соңгы 12 елда иң озын яллар көтә

2025-2026 еллардагы Яңа ел каникулы соңгы 12 елдагы иң озын яллар була.

Россиялеләр 12 көн ял итәчәк һәм 12 гыйнварда гына эшкә чыгачак. Бу хакта «РИА Новости»га Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр иткән.

«2013 елдан башлап, россиялеләр озын ялларга күнекте. Шулай да каникул, гадәттә, 10, күп дигәндә, 11 көн була иде. Ниһаять, 2026 елда каникул 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Россиялеләр эшкә 12 гыйнварда гына чыгачак», – диде Бессараб.

Депутат аңлатканча, Россия гражданнары декабрьнең соңгы атнасында дүшәмбе һәм сишәмбе генә эшләячәк, ә чәршәмбедән, 31 декабрьдән, Яңа ел бәйрәмнәренә китәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре