Россия Президенты Владимир Путинга россиялеләрнең 71 проценты ышаныч белдерә. Ә аның эшчәнлеген респондентларның 65,1 проценты уңай бәяләгән. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр ителә.
Сораштыруда катнашучыларның 24,4 проценты дәүләт башлыгына ышанмауларын әйткән, ә 23,4 проценты аның эшчәнлеген хупламавын белдергән.
ВЦИОМ мәгълүматлары буенча, Россия Хөкүмәте эшчәнлеген респондентларның 45,6 проценты уңай бәяли. Ә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга сораштыруда катнашучыларның 56,1 проценты ышаныч белдергән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез