Россиялеләрнең 72,2 проценты Россия Президенты Владимир Путинга ышаныч белдергән. Бу мәгълүматлар Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруында китерелә.
Респондентларның 66,9 проценты Президент эшчәнлеген хуплавын әйткән. Россия Хөкүмәте эшен 43,3 процент кеше уңай бәяләгән. Премьер-министр Михаил Мишустинга 43,1 процент респондентның ышанычы бар, ә Хөкүмәт башлыгына ышаныч белдерүчеләрнең гомуми өлеше 52,6 процент тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез