Россия хезмәткәрләре киләсе елларда керемнәрнең сизелерлек артуына исәп тота ала. Белгечләр фаразлары буенча, илдә уртача хезмәт хакы 2026 елда 118-120 мең сумга кадәр артачак, бу хәзерге дәрәҗә белән чагыштырганда 12-14%ка үсеш дигәнне аңлата, дип яза "Татарстан-24".
Мондый оптимистик саннарны хөкүмәт каршындагы Финуниверситет кафедрасы доценты Игорь Балынин җиткерде. Эксперт ассызыклаганча, сүз инфляция аркасында хезмәт хакларының номиналь үсеше турында гына бармый - керемнәр реаль чагылышта да артачак, ягъни россиялеләрнең сатып алу сәләте чыннан да үсәчәк.
Хезмәт хакын өскә таба нәрсә этәрәчәк? Балынин ике төп факторны аерып чыгара. Беренчесе - бөтен базарны үз артыннан тарта торган хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру. Икенчесе - квалификацияле кадрлар җитмәү, аның аркасында эш бирүчеләр, яхшы белгечләрне җәлеп итү һәм тотып тору өчен, җәлеп итүчән шартлар тәкъдим итәргә мәҗбүр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез