Газетага язылу

Россиянең 13 төбәгендә ягулык салу станцияләренә чиратлар кимеде

Россиянең 13 төбәгендә ягулык салу станцияләрендә (АЗС) ягулык белән бәйле вазгыять сизелерлек яхшырган. Бу хакта RUSSIABASE сайт-локаторы һәм ягулык карталары мәгълүматларына таянып, «Известия» газетасы яза, дип хәбәр итә «татар-информ».

Сүз Калининград, Орлов, Брянск, Иркутск, Калуга, Смоленск, Новгород, Курган өлкәләре, шулай ук Приморье крае, Ямал-Ненец автоном округы, Калмыкия, Бурятия һәм Коми Республикалары турында бара, дип билгеләп үтә басма.

Шулай ук Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә хәлләр яхшыра башлаган, шулай да аерым АЗСларда элеккечә чиратлар күзәтелә.

Сайт-локатор мәгълүматларыннан күренгәнчә, иң катлаулы вазгыять Үзәк Россиянең кайбер төбәкләрендә, Идел буе һәм илнең көньягында саклана. Бу, мәсәлән, Тамбов, Әстерхан, Киров, Пенза, Воронеж, Ростов, Волгоград, Оренбург һәм Ярославль өлкәләре, Пермь крае, Чувашия республикасы, Мордовия, Удмуртия һәм Кырым.

Күп кенә төбәкләрдә ихтыяҗны киметү һәм кытлыкны булдырмау өчен мотор ягулыгын сатуга чикләүләр кертелде. Иң киң таралган ысул – җиңел автомобильгә ягулык салу күләменә лимит кертү, регионга һәм конкрет ягулык салуга бәйле рәвештә бер кешегә 25-30 литрдан 50 литрга кадәр бензин сатыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре