Мәскәүдә өлешчә мобилизация тәмамланган. Бу хакта Сергей Собянин белдерде.
"Мәскәү шәһәре хәрби комиссары мәгълүматы буенча, өлешчә мобилизация буенча бурычлар тулысынча үтәлгән.
"Мобилизацияләнгәннәрне җыю пунктлары 2022 елның 17 октябрендә, 14:00 да ябыла. Яшәү урыны һәм предприятиеләре буенча мобилизация процессында таратылган повесткалар үз көчләрен югалта", - диде шәһәр мэры.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез