Россиянең Экология министры: «Без кар барсы санын 150 гә җиткерергә тиеш»

Казан Ратушасында узучы “Илдә кар барсын саклау һәм өйрәнү” дип аталган халыкара конференциядә Табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов та катнаша.

– Кар барсы безнең илләрне берләштерә, һәм без бергә генә планетаның иң гаҗәеп ерткычларының берсен саклауда әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Россиядә бары тик 90 кар барсы гына яши. Без аларның санын 150гә кадәр арттыру бурычын куйдык, – ди ул. – Моның өчен кар барсын саклау стратегиясе эшләнде, аның яшәү урыннарында махсус саклана торган 17 махсус саклана торган табигать тыюлыгы булдырылды, браконьерлыкка каршы көрәш көчәйтелде. Әлеге бурычны хәл итүдә без халыкара хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирәбез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре