Газетага язылу

Россиянең яңа бәласе

Элегрәк: «Россиянең ике бәласе бар: юллар һәм дураклар», – дип әйтәләр иде бит.

Юллар проблемасы хәл ителде дияргә була. Һәрхәлдә, без яшәгән төбәктә аннан зарланучылар юк дип беләм. Ә акылга туймаганнарның бер бездә генә түгел, бар дөньяда хәл ителми торган мәшәкать икәнен бүгенге сәясәтчеләргә һәм алар кылган гамәлләргә карап белеп була. Соңгы атналарда өченче бәла – мотор ягулыгы кытлыгы баш күтәрде.

 

Бензинны Кытай һәм Һиндстаннан, Казахстаннан сорый башлагач, безне беркем дә «бензоколонка» дип мыскыл итә алмый хәзер. Татарстан АЗСларында кытлык юк, әмма бәяләр күтәрелә. Мәгълүмат кыры хәбәр итә: Татарстан Россиянең соңгы айда бензинның җитештерүчеләрдә күтәрелгән бәясе ягыннан беренче урында тора. Бензинны кыйммәткә салу отышлыракмы, печтек кенә арзан бәягә ягулык салам дип, сәгатьләр буе чират торумы – һәркем үзе хәл итә ала.

 

Бензин мәсьәләсе Мәскәүдәге җитәкчеләрнең игътибар үзәгендә. Президент Путин соңгы көннәрдә генә аны хәл итү өчен тагын махсус киңәшмә җыйды. Ил лидерының вазыйфасы шундый: ул тынычландырырга тиеш. Владимир Владимирович та ягулык запасларының үткән елдагыдан ким булмавын, заводларның планнан тыш ремонтларын тизләтүләрен, планда каралган ремонтларның кичектерелүен әйтеп безнең кәефне күтәрә. Импортны да арттырачаклар.

 

Шулай да әле генә мотор ягулыгы экспортлаган илнең аны чит илдән кайтарырга җыенуы мәсьәләнең җитди икәнен искәртә. Мәсьәләнең җитди икәнен Путин да таный. «Нужно приложить все усилия, чтобы для предприятий агропромышленного комплекса безусловно соблюдались сезонные графики поставок топлива. От этого зависит урожай», – дип тиктомалдан гына әйтмиләр.

 

Ягулык салуга бәйле матавыклар тиз генә бетмәс. Дәүләт Думасында да шундыйрак фараз яңгырады. Икътисад сәясәте буенча комитет рәисе урынбасары Станислав Наумов: «Такого ничем не ограниченного объема топлива для частных легковых автомобилей, как было во время начиная с первой ввезенной иномарки в страну, наверное, уже не будет», – дип белдерде. Бензин мәшәкате азык-төлек инфляциясе һәм, гомумән, инфляция булып кайтаваз бирәчәк. Моңа хәзер беркем дә шикләнми. Бәяләр ике урынлы сан белән үсәр, диләр.

                                     

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре