«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге төбәкләрнең татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренә сертификатлар тапшырды. Ни өчен нәкъ менә алар сайланган?
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев белдергәнчә, соңгы елларда Татар Конгрессы татар шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерү буенча шактый эшләр башкарган. Бу – беренче чиратта, Муса Җәлилнең һәйкәлләрен булдыру. Мондый ядкарьләр Якутиядән башлап Адыгея республикасына кадәр күп төбәкләрдә ачылган.
– Татар дөньясы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны бәйрәм итәчәк. Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылы – шагыйрьнең туган җире. Анда аның истәлегенә һәйкәл беренчеләрдән булып ачылган. Оренбургта бик мәһабәт һәйкәле тора. Без яңа бюстны Мостафадагы музейга урнаштырырга дип уйлаган идек. Ләкин Оренбург өлкәсендәге милли оешма вәкилләре, татарлар яшәгән башка урында ачсак яхшырак булмасмы, дигән тәкъдимнәрен җиткерде. Әлегә урыны төгәл билгеле түгел. Алар арасында бик тарихи авылларның берсе Татар Каргалысы да бар. Халкы күп. Татар үзәкләренең берсе буларак, бюстның анда ачылуын хуплыйбыз, – диде Марс Тукаев. –Киләсе елда бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Дәхтәрни авылында узачак. Аннары эстафетаны Оренбург өлкәсе кабул итеп алачак. Бюстны шул Сабан туена әзерлек кысасында урнаштырачаклар. Төрле чаралар да көтелә.
Җәлил һәйкәлен ачыкладык, ә Тукайныкы ничек булачак?
Марс Тукаев киләсе елда чираттагы федераль Сабан туеның Омск шәһәрендә узасын искә төшерде. Бәйрәм алдыннан Себердәге иң борынгы татар авылларының берсе булган Усть-Ишем районындагы Әшеван авылының оешуына 800 ел тулуны зурлап үткәрмәкчеләр.
– Тукай бюсты шунда урнаштырылачак. Белгәнегезчә, 2024 елның маенда Әшеванны су басты, авыл халкы зур зыян күрде. Татар дөньясы әлеге авылны торгызуга зур ярдәм күрсәтте. Төбәккә күп тапкырлар барырга туры килде. Башта халык безгә әллә ни ышанып карамады. Гуманитар ярдәм күп килә башлагач, халыкның күңеле күтәрелде. Алар хәтта үзләренең мәктәпләренә Габдулла Тукай исемен бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Бүген документлар буенча эш алып барыла. Икенче үтенечләре дә бар иде. Анысы – мәктәп каршына Тукай бюстын кую. Без тәкъдимне хупладык. Шул үзенчәлеге бар: бу Себердә Тукайга куелган беренче һәйкәл булачак. Әлеге вакыйга 15 июльгә планлаштырыла. Анда авылның 800 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узачак.
Сүз уңаеннан, бюстларның авторы – Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшебез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, скульптор Винера Абдуллина. Киләсе елда һәйкәл ачу вакыйгалары тагын көтелә. Теләк белдерүчеләр күп икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез