Газетага язылу

Россиянең иң яхшы 500 оешмасы исемлегенә Татарстанның балалар бакчасы кергән

Алабуга балалар бакчасы Россиянең иң яхшы 500 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исемлегенә керде.

Илнең иң яхшы 500 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе исемлегенә Татарстанның 24 балалар бакчасы кергән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.

«2020-2021 ел балалар бакчасы» Бөтенроссия ачык смотр-конкурсы илебезнең иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ачыклау максатыннан үткәрелә.

Иң яхшылар арасына Алабуганың 32нче балалар бакчасы да керде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре