Казан федераль университеты, RAEX агентлыгы версиясе буенча, 2022 елда Россиянең иң яхшы 20 югары уку йорты исемлегенә кергән. КФУ исемлектә егерменче баскычны биләгән.
Агентлык мәгълүматларына караганда, университет узган елгы урынында калган.
RAEX-100 рейтингында Казанның дүрт университеты урын алган. КНИТУ-КАИ 45нче баскычта урнашкан, ул ике баскыч аска төшкән. Аннан соң медицина университеты бара, ул узган ел 41нче урында булган.
77нче позициядә – КНИТУ-КХТИ. Университет бер ел эчендә алты баскыч өскә күтәрелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез