G7 илләре (“Зур җиделек” илләре – аңа АКШ, Германия, Япония, Бөекбритания, Франция, Италия, Канада керә) вәкиле Россиянең “катырылган” акчаларын тулысынча тартып алу мәсьәләсенең башка каралмаячагын әйткән. Бу хакта “ТАСС” “Financial Times” газетасы мәгълүматларына таянып яза.
Басма чыганагы мәгълүматларына караганда, Көнбатышта Украина өчен акча табуның башка ысулларын эзлиләр. Европа берлегенең Россия активларын тартып алудан баш тартуының сәбәбе – җавап чараларыннан курку, дип яза чит ил газетасы.
Шул ук вакытта хәзер Европа берлегендә Россиянең “Euroclear” депозитарие (Бельгия компаниясе) карамагындагы акчаларыннан кергән процентлардан файдалануны тәкъдим иткәннәр. Көнбатыш шушы акчага Украина өчен корал сатып алырга ниятли. Басма мәгълүматларына караганда, бу ысул сәяси яктан куркынычсызрак һәм юридик яктан нигезлерәк булып тоела. Ул акчаның үзенә кагылмауны, бәлки процентларны (елына 3 миллиард евро чамасы) гына тартып алуны күздә тота.
Исегезгә төшерәбез: Россиянең көнбатыш илләре тарафыннан “катырылган” акчасы чама белән 300 миллиард доллар тәшкил итә. Шуның 5-6 миллиарды –АКШта, калганы (якынча 204 миллиард доллар) – Европа берлеге илләрендә (Бельгиядәге “Euroclea” мәйданчыгын да кертеп) саклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез