Россиянең Кызыл китабына тагын 158 җәнлек төре кертелгән

Россиянең яңартылган Кызыл китабына югалу куркынычы янаган тагын 158 җәнлек төре кертелгән. Россия табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов әйтүенчә, узган гасыр ахырында, 20 ел эчендә беренче тапкыр буларак,  Кызыл китаптан 122 төр төшереп калдырылган, шул ук вакытта яңа 158 төр кертелгән. Хәзерге вакытта китапта саклау таләп ителгән 443 төр җәнлек һәм кош урын алган. Моннан тыш министрлык үсемлекләр буенча Кызыл китапны яңарту буенча эш башлап җибәргән. Аны киләсе елда яңадан бастыру күздә тотыла.

Министр сүзләренә караганда, сентябрь аенда Камчаткада Кызыл китапка кертелгән шоңкарларны (кречет – бөркеткә охшаш кош) үрчетү үзәге ачылачак. Шулай ук Дагыстан тыюлыгында бөркетләр семьялыгына керүче балабан һәм курганниклар үзәге булдырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре