Россиянең Дзю-до федерациясе 2016 елда Олимпия чемпионы исемен яулаган Хәсән Халмурзаевны оешмадан вакытлыча чыгарган. Бу хакта “БИЗНЕС ONLINE” Халыкара дзю-до федерациясе мәгълүматларны таянып яза.
Сәбәбе – спортчының федерация билгеләгән кагыйдәләрне бозуы. Кагыйдәләр буенча, ниндидер дини яки сәяси карашларны халык алдында белдерергә ярамый.
Дзю-до остасы социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Фәләстыйн флагы сурәтләнгән рәсем урнаштырган булган.
Хәсән Халмурзаев – 2016 елгы Олимпия чемпионы (81 килограммга кадәр авырлыктагы спортчылар арасында). Ул шулай ук 2016 елда Европа беренчелегенә ярышларда алтын медаль яулаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез