Россия Саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, узган төндә Һава һөҗүменнән саклану көчләре 213 украин пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергән һәм юк иткән. Һөҗүм Мәскәү вакыты белән кичке сәгать сигездән иртәнге җидегә кадәр дәвам иткән.
Пилотсыз очкычлар Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Орел, Ростов, Рязань, Тамбов һәм Тула өлкәләре, Краснодар крае, Мәскәү төбәге, Кырым Республикасы, шулай ук Азов һәм Кара диңгез акваторияләре өстендә юк ителгән.
Россия хәрби ведомствосы зыян күрүчеләр һәм җимерекләр турында мәгълүмат китерми.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез