– «Ай, хатының чибәр», – дип миңа еш әйтәләр. Ул сүзләрдән миңа шундый рәхәт инде. 15 яшьтән гашыйк булган кеше бит мин аңа. Инде 20 ел бергә. Беренче курста гашыйк булдым, ләкин мин бит кечкенә идем. Кире какты. Дүртенче курста гына йөри башладык. Ул бик кызык килеп чыкты. Минзәлә театрына практикага бардык. Тулай торакка урнаштырдылар. Анда башка уку йорты студентлары да яши. Күбесе – егетләр. Монда шундый «пешкән» тугыз кыз килде. Күзләре төшә. Альбина минем хисләрне белә бит инде. Яныма килде дә: «Если что, мин – синең йөргән кызың», – диде. Бу форсаттан файдаланып калырга кирәк, дим. Шул ук кичне бармагындагы көмеш йөзеген салдырып алып чәнти бармагыма кидем дә: «Мин бу йөзекне туй балдагына гына алыштырам», – дидем. Шулай булды да, – дип истәлекләре белән бүлеште Рөстәм.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез