Айдар Җаббаров килгәч, журналистлар белән дә яңача эш башланды. Хәзер матбугат чараларын премьераны караганнан соң, иртәнге чәйгә җыеп, фикер алышулар уздырыла. Анда режиссер, драматург һәм артистларга үзеңне кызыксындырган сорауларны бирергә, бергәләшеп анализ ясарга мөмкинлек туа.
Айдар Җаббаров театрда әле берничә ай гына эшли. Коллективтагы күп кенә артистлар белән дә тәүге тапкыр иҗат итә. Артистлар да, яшерен-батырын түгел, аның белән эшләп карау мизгелен көтә. Чөнки үзгә алымнар, иҗади яңалыклар һәм моңарчы булмаган үзара мөнәсәбәтләр кызыктыра.
«Ал яулыклы язмышым» спектакле ничек туды? Очрашуда режиссер, артистлар шул серләр белән бүлеште.

«Мин чирек гасыр театрда эшләсәм дә, режиссерның артистларга әсәрне үзе укуын беренче тапкыр күрәм», – ди, болай да зур күзләрен тагын да түгәрәкләндереп, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин.
Айдар Җаббаровның рольләргә керә-керә укуын артистлар, үзләре әйтмешли, авызларын ачып тыңлаган. Кемгә кайсы роль эләгер? Бу сорауга җавапны режиссер ахырга кадәр сер итеп тота. Әлбәттә инде, һәр артист күңелендә: «Эх, бу рольне миңа бирсәләр иде», – дигән уйны йөртә. Ә Рөстәм Гайзуллин күңеленә юл төзүче Байтимер кереп утыра. «Әсәрне укыганда, мин үземне Байтимер ролендә күреп утырдым. Ләкин, миңа эләгер дип, бер процент та ышанмадым. Чөнки мин моңа кадәр я көлдерә торган, я тискәре образга ияләшкән. Миңа Җантай образы булыр инде, дим. Ә күңелдә теге Байтимер утыра. Кайтып, хатынга да сөйлим, инде саташа башладым. Рольләрне бүлү көне килеп җитте. Җантайны Айдар Фәтхрахмановка бирделәр. Башка ир-ат рольләре дә бүленеп бетте. Байтимер роле генә калды. Мин шул мизгелдә аңладым һәм шулкадәр бәхетле идем. Бик зур рәхмәт сезгә, Айдар Тәлгатович», – дип, пәһлевандай зур гәүдәле Рөстәм күз яшьләре бәреп чыгуын да яшереп тормады. Артист өчен үзен башка амплуада сынап караудан да зуррак бәхет бар микән?! Рөстәм аны гаҗәеп зур осталык белән, үзенең бар мөмкинлекләрен кулланып башкарды. Тамашачыны үзенә каратты, 20 минутка сузылган монологы белән дә залны ялыктырмады. Спектакльгә әзерлек вакытында артист 2 килога ябыккан.
Тамашачыларга премьера алдыннан таратыла торган буклетларда инсценировканың авторы Айдар Җаббаров дип язылган. Ни өчен режиссер үзе дә иҗади эшнең бу өлешендә актив катнаша? «Бер кеше инсценировка яза, икенче кеше декорацияләрне уйлап чыгара. Режиссер аннары шуларны тоташтырырга тиеш. Минемчә, башта макетны булдырып, анда артистларның ничек уйнауларын күзаллап, инсценировка язу, команда белән эшләү дөресрәк. Миңа аны язуда Резеда Гобәева бик булышты, бергәләп иҗат иттек», – ди ул. Резедә Гобәева: «Айдар режиссер буларак, әсәрне язганда авторга юнәлеш бирә, ул сюжетны күрә», – дип өсти.

Режиссер Ильяс ролендә Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закировны күрә. Аның инде үзен фильмнарда да сынап караганы бар. Радик Кудояровның «Кара урман» фильмында Җәлил образын башкарды. Ләкин Ильяс образы – Зөлфәт Закиров өчен дә үзгә роль. Репетицияләр барышында болай да ябык артист тагын өч кило югалткан. Спектакль буе күн диванга утырып, сәхнә буйлап тыз-быз чабып йөреп кара әле син.
Премьерадан соң аны тәнкыйтьләүчеләр дә, яңача ачылдың, дип мактаучылар да булды. Зөлфәт үзе: «Минем өчен хатыным бәясе кадерле», – ди. Премьераның беренче көнендә артистның хатыны спектакльне килеп карый, иренә чәчәкләр дә бүләк итә. Тик үз бәясен бирергә ашыкмый. Икенче көнне кабат килә. Тик бу юлы Зөлфәт аның залда утыруын белми. Премьерадан соң артист ир өйгә кайта һәм ишектән килеп керешкә хатыны яңагына сугып җибәрә. «Ни өчен?» – дигән сорауга, хатыны: «Чынлап та дөресме?» – ди. Үзара аңлашканнан соң, хатыны Зөлфәтнең уенын чын итеп, аны хыянәт итүче ир итеп кабул иткәнлеге, көнләшеп тә куйганлыгы аңлашыла. Бергә гомер иткән хатынны да ролең белән ышандыра алгач, артист максатына ирешкән дигән сүз. Зөлфәт Закиров гаиләдә килеп чыккан бу хәлне журналистларга да яшерми сөйләде.
Гүзәл Галиуллина үзе башкарган Әсәл ролен көчле образ дип атый. Ул героиняның гашыйк булып Ильяска ияреп китүен дә, аннары ахырдан Байтимер белән калуын да, бары тик үз теләге белән башкара, дип белдерә. «Репетиция вакытларында мин бу хатын-кызның язмышын башта кабул да итә алмадым. Бер уйласаң, әнисе аңа әйбәт кияү дә тапкан. Тик ул тормыш мәхәббәтсез булыр иде. Ахырда Байтимер белән калуы да, минемчә, баласы хакына. Ильяс белән тормышның барып чыкмаячагын аңлый. Ә йөрәк белән ул барыбер аны ярата», – ди.

Тинчурин театрында артистлар өчен яңа иҗади чор башланды. Алда – кабат премьера. Айдар Җаббаров «Казан егетләре» спектакленә алынган. Яшь артистларга да кастинг тәмамланган. Аларны да киләчәктә премьераларда күрербез дип көтеп калабыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез