Газетага язылу

Рөстәм Кәлимуллин: «Җәлил турниры – иң дәрәҗәле ярышларның берсе»

12–14 февраль көннәрендә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры узачак.

Бүген «Татар-информ»да әлеге чарага багышланган матбугат очрашуы узды. Быел турнир Чаллының Боз сараенда узачак. Татарстан көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин әйтүенчә, моның берничә сәбәбе бар. «Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры – республикадагы иң дәрәҗәле ярышларның берсе. Быел ул Чаллы шәһәрендә узачак. Ник дигәндә, быел Чаллы шәһәренә нигез салынуга - 400 ел, КАМАЗның беренче йөк машинасы чыгарылуга - 50 ел, ә иң мөһиме – яраткан героебыз Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Барысын да исәпкә алып, турнирны Чаллыда уздырырга дигән карарга килдек», – диде ул. Сүз уңаеннан, Җәлил турнирын Чаллы шәһәре инде 13 нче мәртәбә кабул итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре