• Фото: rais.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов 17 октябрьдә Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы 2025 елның 17 октябрендә сәгать унда С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Ундүртенче утырышның көн тәртибенә бердәнбер мәсьәлә – Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасын игълан итү.

«Рөстәм Нургалиевичның, һәрвакыттагыча, республиканың эчке һәм тышкы хәленә җентекле анализ ясалган, якын киләчәккә бурычлар куелган чыгышын көтәбез, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, булачак утырышның көн тәртибенә аңлатма биреп. – Яңа төзелгән республика Хөкүмәте белән берлектә Татарстан Рәисе билгеләячәк юнәлешләр буенча, шул исәптән аларны финанс белән тәэмин итү өлешендә дә, килешенгән эшкә әзерләнәбез».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанның социаль-икътисади үсеше фаразлары һәм өч еллык чорга бюджет параметрлары турында фикер алышу да шуңа юнәлдерелгән. «Шушы көннәрдә республиканың төп финанс документының проекты Дәүләт Советына керде, – дип белдерде  Фәрит Мөхәммәтшин. – Депутатларга закон проектын профильле комитетлар утырышларында карарга, муниципалитетлар белән парламент тыңлауларында фикер алышырга туры киләчәк. Комитет рәисләреннән бу мәсьәләгә мөмкин кадәр җаваплы карауларын, татарстанлыларның, бизнесның һәм җәмәгатьчелекнең мөрәҗәгатьләрен исәпкә алуларын сорыйм. Хәзерге катлаулы шартларда кабул ителә торган бюджет социаль йөкләмәләрне һичшиксез үтәүне һәм республиканың алга таба үсешен тәэмин итәргә тиеш».

Ундүртенче утырышның көн тәртибен тәкъдим итеп, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы Регламенты нигезендә республика парламенты үз утырышларында Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юлламасын тыңлый. «Гадәттә, Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасы игълан ителә торган Дәүләт Советы утырышы радио һәм телевидение аша туры эфирда трансляцияләнә», – дип ассызыклады депутатларга мөрәҗәгать итеп Лилия Маврина. Юлламаның җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятуын искә алып Дәүләт Советы Президиумы утырышны турыдан-туры теле-һәм радиотрансляцияләү турында карар кабул итте.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Рәисенең еллык юлламасына чакырылучылар составы инде шактый традицион характерда. Татарстан хакимиятенең барлык тармаклары җитәкчеләре белән беррәттән, 14 нче утырышка сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, иҗади интеллигенция вәкилләре, банклар, кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр вәкилләре, ветераннар, республиканың барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре чакырылачак.

Бүген парламентарийлар Президиум утырышында икенче чакырылыш Яшьләр парламенты эшчәнлегенең беренче елына йомгак ясадылар. Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев чыгыш ясады. «2025 елның 28 сентябрендә Яшьләр парламентының икенче чакырылышына бер ел тулды. Быелгы ел стратегик үсешкә, яшь парламентарийлар образын формалаштыруга, төбәкара һәм халыкара элемтәләрне ныгытуга, яңа бренд проектларын булдыруга юнәлдерелгән иде», – дип билгеләп үтте Яшьләр парламенты рәисе.

Шул вакыт эчендә Яшьләр парламенты тарафыннан 4 утырыш уздырылган, аларда 18 закон проекты каралган, шул исәптән ТР һәм РФ законнарының аерым маддәләренә үзгәрешләр кертү буенча. Бүгенге көндә яшьләр парламенты 7 төп комиссияне үз эченә ала. Комиссияләрнең барлык рәисләре дә Дәүләт Советының профильле комитетлары утырышларында актив катнаша. «Мондый практика безгә закон чыгару эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлкәсендә уникаль эш тәҗрибәсен үзләштерергә һәм бурычларыбызны гамәлгә ашыру кысаларында тиешле консультация алырга мөмкинлек бирә», – дип белдерде Дамир Нургалиев.

Яшьләр парламенты рәисе шулай ук ассызыклаганча, махсус хәрби операция башланганнан бирле яшь парламентарийлар Татарстан Республикасы хәрбиләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча өзлексез эшчәнлек алып баралар. Бу вакыт эчендә Яшьләр парламенты әгъзалары махсус хәрби операция уздыру зонасына 3,5 тоннадан артык гуманитар йөк җыеп илтеп тапшырганнар, шулай ук яңа төбәкләр, аерым алганда, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр белән үзара хезмәттәшлекне җайга салганнар. Рубежноеда социаль учреждениеләр базасында өстәмә белем бирү кабинетлары ачылган.

Президиум утырышында шулай ук Дәүләт Советы комитетлары каршындагы Эксперт советлары составына үзгәрешләр кертелде. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, үзгәрешләр закон чыгару эшчәнлегенә эксперт ярдәменең нәтиҗәлелеген һәм актуальлеген алга таба да арттыру зарурлыгына бәйле.

Аерым алганда, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты каршындагы Эксперт советының яңа рәисе расланды. Ул – Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә, Законлылык һәм хокук тәртибе, Социаль сәясәт комитетлары каршындагы Эксперт советлары составына Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты активистлары керде.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре