Ясалма фәһем Татарстан икътисадының төрле тармакларының, шул исәптән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгының мөһим өлешенә әверелде. 2030 елга компанияләрнең яртысы әлеге технологияләрне кулланыр дип планлаштырыла. Бу хакта Kazan Digital Week 2025 халыкара форумының пленар сессиясендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте, дип ТР Рәисе Матбугат үзәге.
«Ясалма фәһем технологияләре безнең сәнәгать предприятиеләре тарафыннан уңышлы кулланыла. «Татнефть» компаниясе «Интеллектуаль ятма» проектын уңышлы гамәлгә кертә, ул 30 меңнән артык нефть скважинасын колачлый. Бу җиһазларның эшләми тору вакытын киметергә һәм нефть чыгаруның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. КАМаЗ компаниясе автоном йөк машиналарын төзегәндә компьютер (машинное зрение) һәм ясалма фәһем технологияләрен куллана. 2030 елга без төп тармаклардагы предприятиеләрнең яртысы ясалма фәһем һәм акыллы җайланмалар куллануга күчәчәк дип планлаштырабыз», – диде Миңнеханов.
Ул ясалма фәһемнең авыл хуҗалыгында да кулланылуын әйтте.
«Авыл хуҗалыгында ясалма фәһем терлекчелектә һәм кошчылыкта кертелә. Шуның нәтиҗәсендә терлекләрнең җитештерүчәнлеге арта һәм авырулар саны кими», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез