Рөстәм Миңнеханов 26 почта бүлекчәсе, 17 кәрәзле элемтә станциясен ачты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика буенча яңартылган 26 почта бүлекчәсе, 17 кәрәзле элемтә станциясен ачты. Әлеге чара Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау утырышы башланыр алдыннан узды. Торак пунктлар белән Рәис видеоэлемтә аша тоташты.

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, министрлык 2025 елда район-авыллардагы 40лап бүлекчәне ремонтлауны күздә тота

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре