Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов “Абилимпикс” чемпионатының ярышлар мәйданчыкларында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Казан Экспо”да махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында үткәрелүче “Абилимпикс” һөнәри осталык чемпионатының ярышлар мәйданчыкларын карады.

Россия Президенты карары нигезендә, Казан икенче ел рәттән чемпионатны кабул итә инде. Быел аңа 2 меңнән артыграк кеше җыелган. Шуның 1 меңнән күбрәге – конкурста катнашучылар һәм экспертлар. Катнашучылар берничә көн дәвамында 21 компетенция буенча үзләренең осталыгын күрсәтә. Рөстәм Миңнеханов ярышларның төп мәйданчыкларын карады, катнашучылар һәм экспертлар белән аралашты, шулай ук берничә компетенциядә егетләрнең осталыгын билгеләде.

Алар арасында – “Пешекче”, “Челтәр һәм система администраторы”, “БПЛА операторы”, “Электромонтаж”, “Мебель остасы”, “Слесарь”, “Авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалану” кебек белгечлекләр. Шулай ук катнашучылар өчен 7 күрсәтмә компетенция булдырылган. Болар – “Сәнәгатьтә робот техникасы”, “Радиоэлектрон аппаратура монтажнигы”, “Киләчәк архитекторы – нейрочелтәр сәнгате” һ.б. Моннан тыш махсус хәрби операция ветераннары “Абилимпикс” кысасында яңа һөнәрләр белән дә таныша.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, “Татарстан” СВО ветераннарын тыныч тормышка җайлаштыру һәм һөнәри үсеше өчен кирәкле барлык шартларны тудырачак. “Мондый чаралар бик мөһим. Ярышлар барган мәйданчыклардагы барлык стендларны карадык. Катнашучыларның осталыгы сокландыра. Егетләр үзләре өчен яңа һөнәрне бик теләп үзләштерә. Алар – илнең чын патриотлары һәм безнең өчен үрнәк”, – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук күргәзмә белән дә танышты. Аның кысасында социаль ярдәм, һөнәр сайлау, һөнәри белем алу, реабилитация һәм эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр оештырылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре