Казанга эш сәфәре белән Малайзия короле Солтан Ибраһим килде. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова ТГ-каналында хәбәр итте.
«Һәм тагын исәнмесез! Казанга сәфәр белән... Малайзия короле Солтан Ибраһим килде. Аэропортта аны Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Кунак Рәисне вазыйфасына керешүе белән котлады», – диелә хәбәрдә.
Шулай ук, Бүген Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашулары күп, дип тә өстәгән Галимова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез