«Россиянең 39 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Төркия, Кытай һәм Ираннан 400 компания һәм катнашучы көтелә, алар үсемлекчелек һәм терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау элементлары, АПКның цифрлаштыруы, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү өлкәсендә алдынгы карарлар тәкъдим итәчәкләр.
Экспозиция 8 июльдә ачылачак. Кунакларны павильонда һәм ачык һавада киң программа көтә, шул исәптән авыл хуҗалыгы техникасы йөртүчеләренең һөнәри осталык конкурслары да узачак!
Әлеге чарада катнашырга чакырабыз!» – дип язды Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез